понедельник, 19 декабря 2016 г.

Реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәрләре Әкиятләр дип атала. Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора. Татар халык әкияләрен шартлы рәвештә өч төркемгә бүләләр:
1)хайваннар турында әкиятләр
2)тылсымлы әкиятләр
3)тормыш-көнкүреш әкиятләре.
Татар халык әкиятләре арасында хайваннар турындагы әкиятләр күп түгел дияргә була. Мондый әкиятләрнең төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре, кошлар һ. б. Хайваннар турындагы әкиятләрдә төрле хайваннарга төрлечә бәя бирелә: ат – һәрвакыттагыча, эшчән һәм кешенең якын дусты; кәҗә – тапкыр, бүре – усал һәм аңгыра, арслан – көчле, төлке – хәйләкәр, аю – авыр табигатьле һ. б. Хайваннар турындагы әкиятләрдә иң еш очрый торган киек – төлке. Аннан кала аю һәм бүре. Төлке барлык әкиятләрдә да диярлек хәйләкәр, алдакчы, ялагай итеп сурәтләнә. Аю, бүре – тупас, ахмак буларак тасвирлана. Тылсымлы әкиятләрнең үзәгендә уңай образ – батыр, акыллы, кулыннан һәртөрле эш килә торган егет образы тора. Халыкның көче һәм аның тапкырлыгы менә шул егет образында бирелә. Ул патша, дию пәриләре, аждаһалар яки башка шуның кебек кара көчләргә каршы көрәштә һәрвакыт җиңеп чыга. Әкият герое хезмәт халкының иҗтимагый, әхлакый һәм эстетик идеалларын чагылдыра. Аңа акыл иясе картлар, курку белмәс дуслары, тапкыр һәм сөйкемле сылу кызлар, төрле серле әйберләр, кешегә ияләшкән кыргый хайваннар булышалар. Тылсымлы әкиятләрнең бер өлеше аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләүдән башланып китә. Карт ата үләр алдыннан балаларына васыять итеп калдыра ("Һөнәрле үлмәс", "Юләр угыл", "Өч ул" һ. б.). Аталарның васыятен тотмаган, икенче төрле итеп әйткәндә, өлкәннәрнең тормыш һәм хезмәт тәҗрибәләре белән хисаплашырга теләмәгән әкият геройларын халык гаепли, аларны бәхетсезлеккә дучар итә. Аталарының васыятен, киңәшен тоткан уллар исә әкиятләрдә мактала, алар юлларында яңадан-яңа уңышларга ирешәләр. Тормыш-көнкүреш әкиятләрендә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә.